news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ремонттан соң Үзәк китапханә ачылды

Алабугада ремонттан соң Үзәк китапханә ачылды
"Алабуга нуры"

Алабугада капиталь ремонттан соң Пушкин исемендәге Үзәк китапханә ачылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Искәртик, аны төзекләндерү буенча эшләр быел апрель аенда башланды. Берничә ай эчендә төзүчеләр зур эшләр башкарды.

Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Юлия Нәҗипова сөйләвенчә, китапханәдә өч китап саклау урыны, Пушкин залы барлыкка килгән, моңа кадәр булмаган вентиляция һәм алты санузел төзелгән.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ачылыш вакытында китап укуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм яңартылган китапханәгә төзекләндерелгән территория кирәклеген әйтте.

Бу атнадан китап фонды һәм җиһазлар ташыячаклар, ә китап укучылар өчен китапханә ноябрь бәйрәмнәренә ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100