Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада психологлар БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләргә һәм аларның туганнарына ярдәм итә
Алабуга районында БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләргә һәм аларның туганнарына кирәкле психологик ярдәм күрсәтелә, алар белән беркетелгән психологлар эшли. Бу хакта район администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Район администрациясе БПЛА һөҗүме барышында зыян күрүчеләрнең хәлен күзәтә, аларның туганнары белән элемтәдә тора <...> Һәлак булганнарның туганнарына төрле яклап ярдәм күрсәтеләчәк», - диделәр администрациядә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 16 июньгә Алабуга районында Украинаның БПЛА һөҗүменнән соң җиде зыян күрүче Татарстан хастаханәләрендә ята, шуларның өчесе - балалар. Ике пациентның хәле уртача авырлыкта һәм алар Алабуга үзәк район хастаханәсендә дәвалана, табиблар аларның хәлендә уңай динамика күзәтә. Өч пациент Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә ята, аларның хәле тотрыклы, тормышларына куркыныч янамый. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә тагын ике пациент, аларның хәле шулай ук тотрыклы.
Якшәмбе көнне «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Алабугада автозаводка пилотсыз очкычлар һөҗүмендә эшче һәлак булган, тагын 13 кеше зыян күргән. Кичә кич БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә икенче зыян күрүченең үлеме турында билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз