news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Президент сайлауларына килү дәрәҗәсе 85 процент тәшкил иткән

Алабугалыларның 79,5 проценты Дмитрий Медведев кандидатурасын яклаган

(Алабуга, 3 март, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). 2 март көнне Алабуга сайлаучыларның 85,17 проценты Россия Президенты өчен тавыш бирергә килгән.
Андрей Богданов өчен сайлаучыларның - 0,83 проценты, Владимир Жириновский өчен – 3,93 проценты, Геннадий Зюганов өчен 15,32 проценты үз тавышларын биргән. Дмитрий Медведев кандидатурасын сайлаучыларның 79,5 проценты яклаган.
Алабуга районында да ул алда бара. Биредә аның өчен сайлаучыларның 95,51 проценты тавыш биргән. Геннадий Зюганов өчен тавыш бирүчеләр 4,2 процент булган. Владимир Жириновский һәм Андрей Богданов өчен нибары 0,35 һәм 0,11 процент кына тавыш бирелгән.
Район авылларының сайлауга килү дәрәҗәсе 96,98 процент тәшкил иткән. Шәһәр һәм районның территориаль комиссияләреннән хәбәр итүләренчә, участокларда хокук бозулар теркәлмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot