news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада пляж төзелеше ахырына якынлаша

Тиздән алабугалылар һәм шәһәр кунаклары яңа ял итү урынын бәяли алачак. Хәзер үк биредә уйланылган дизайн, уңайлы инфраструктура һәм матур күренешләрне күрергә була. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

˗ Проект бик зур. Монда искиткеч матур күренешләр ачыла. Миңа бик ошый. Күләмле конструкцияләр урнаштырылды. Болар барысы да җентекләп уйланылган, ашыгыч рәвештә башкарылмаган. Һәр процесска четерекле якын килдек, әгәр нәрсәдер ошамаса, яңадан уйладык, бу урынны шәһәр халкы өчен максималь уңайлы, гамәли һәм матур итәргә тырыштык, — дип уртаклашты Алабуга башкарма комитетының төзелеш департаменты җитәкчесе Константин Новый.

Әйтик, бүген беседкаларда (пергола) түбә ябу эшләре ахырына якынлаша, анда утыргычлар куелачак, беседкаларның берсе ачык була. Ярдан елгага комлы полоса сузыла — бу фотосессияләр һәм су өстен күзәтү өчен идеаль урын. Бүген биредә яңа асфальт җәелгән, яктырткычлар куелган, Алабуга шәһәрлеге сурәте белән бизәлгән тимердән койма урнаштырылган.

Якынча 13-14 июнь көннәрендә балалар мәйданчыгына җиһазлар китерү көтелә. Аны бер көндә урнаштырачаклар. Эшчеләр булачак мәйданчык урынына грунт салырга, ком һәм вак таш өстәргә керештеләр.

«Алабуга» язуы бераз соңрак барлыкка киләчәк, хәрефләр ясау өчен өстәмә вакыт таләп ителә. Аларны югары һәм урта яруслар арасында, диңгезчеләргә һәйкәл янәшәсендә урнаштырачаклар. Сүз уңаеннан, әлеге һәйкәл инде үзенең дәрәҗәле урынын алды.

Яр буенда яңа эскәмияләр, урналар, велопарковкалар урнаштырылачак, аларның бер өлеше төзелеш урынына китерелгән инде. Якын көннәрдә аларны урнаштыру төгәлләнәчәк. Пляж зонасында киенү һәм душ бүлмәләре ремонтланган, тиздән юлларга махсус өслек җәеләчәк.

Җәйге кафе һәм бәдрәф урнашачак павильонда бизәү эшләре төгәлләнә. Озакламый пляжда коткару манарасы, көймә, кисәтү билгеләре һәм жилетлар булачак, барлык кирәкле җиһазлар китерелгән. Шулай булгач, ял уңайлы һәм имин булачак. Тиздән видеокүзәтүне тоташтыралар, видеокамералар инде монтажланган.

Сүз уңаеннан, яңа ял итү урыны бизнес вәкилләренең дә игътибарын җәлеп иткән. Икътисади үсеш палатасында билгеләп үтүләренчә, монда җәмәгать туклануы һәм күңел ачу оештырырга теләүчеләр аз түгел инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot