news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районы башлыгы БПЛА куркынычы булганда куркынычсызлык чаралары турында әйтте

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «пилотсыз куркыныч» режимы очраклары ешаю сәбәпле халыкка мөрәҗәгать итте. Ул алабугалыларга аңлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм уяу булырга өндәде.

«Көн саен диярлек пилотсыз очучы аппаратлар район территориясенә үтеп кермәкче була. Дошман мөһим җитештерү объектларының эшенә комачауламакчы һәм халык арасында борчулы атмосфера тудырмакчы. Мондый ситуацияләрдә үтәлергә тиешле гамәлләрнең төгәл алгоритмы булдырылган. Куркыныч янау очрагында «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелә, интернет тизлеге вакытлыча киметелә, СМС аша хәбәр җибәрелә, кирәк булган очракта кайбер районнарда сиреналар яңгырый», - диде Рөстәм Нуриев видеомөрәҗәгатендә.

Мобиль интернетның тизлеген киметү – вакытлыча чара, дип ассызыклады ул. Район башлыгы Алабугада яшәүчеләрне үзләре белән кәгазь акча йөртергә һәм мөмкин булган очракта Wi-Fi кулланырга чакырды.

Рөстәм Нуриев искәрткәнчә, пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы турында сигнал булган очракта, тәрәзәләр яныннан китәргә һәм якындагы яшеренү урынына барырга кирәк. Районның сәнәгать предприятиеләрендә махсус хәбәр итү системасы һәм персоналны оператив рәвештә эвакуацияләү мөмкинлеге гамәлдә.

«Оператив вазгыятькә бәйле рәвештә массакүләм чаралар үткәрмәү турында карар кабул иттек. Төп приоритет – Алабугада яшәүче һәр кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Оператив хезмәтләргә эшләрен профессиональ башкарулары өчен һәм республика җитәкчелегенә килеп чыккан мәсьәләләрне оператив хәл итүе һәм ярдәм күрсәтүе өчен ихлас рәхмәт белдерәм», – дип билгеләде Нуриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot