news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада парклар һәм скверлар сезоны ачылды

Паркларда “Мәдәни мохит” проекты кысаларында төрле юнәлештәге фестивальләр узачак.

(Алабуга, 10 июнь, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабугада рәсми рәвештә яңа парк ачу тантанасы белән парклар һәм скверлар сезоны башланды. Элеккеге мәйданны ике ел дәвамында үзгәртеп төзегәннәр. Биредә атракционнар, спорт тренажерлары, спорт һәм уен мәйданчыклары урын алган.

Бу көнне балалар өчен бәйгеләр һәм спорт ярышлары узды. Алабуга халкын бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина сәламләде.

"Болар барысы да безгә очрашу, ял итү урыны булсын өчен эшләнә. Шуңа күрә шәһәр халкы паркларга сакчыл карасын иде. Аларны төзекләндреү өчен узган елда гына 100 миллион сумнан артык акча сарыф ителде", - диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Алабугада парк һәм скверлар сезоны ачылу белән “Мәдәни мохит” проекты башланып китте. Аның кысаларында һәр атна саен өч мәйданда – паркларда төрле күңел ачу чаралары узачак.

“Мәдәни мохит” проекты кысаларында төрле юнәлештәге фестивальләр узачак. Әлеге уңайдан иллеләп чара уздыру күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100