news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада онкология авыруларыннан үлүчеләр саны арткан

Көн саен онкология авыруларыннан шикләнеп, шәһәр һәм район хастаханәсенә унлап кеше мөрәҗәгать итә.

(Алабуга, 3 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Быел Татарстанның Алабуга районында онкологка 1 мең чамасы кеше исәпкә баскан. Җирле табиблар белдергәнчә, көн саен онкология авыруларыннан шикләнеп, шәһәр һәм район хастаханәсенә 10га якын кеше мөрәҗәгать итә. Узган ел Алабуга районында һәм шәһәрендә 154 кеше шушы авырудан үлгән.

Быел вазгыять шактый кызганыч: 2016 елның 10 аенда онкологиядән вафат булучылар саны 200гә җитә. "Онкоавыруларның күбесе яман шешнең таралуы аркасында метастазалардан үлә. Кан һәм лимфа төеннәре андый күзәнәкләргә башка органнарга таралырга ярдәм итә. Мисал өчен, бөердә яман шеш булган очракта, гадәттә, метастазалар кешенең үпкәсенә, бавырына, икенче бөеренә, баш миенә, сөякләренә һәм лимфа төеннәренә тарала", – ди онколог Денис Таджибаев.

Быел яман шешнең төрләре буенча статистика берникадәр үзгәргән. Узган ел тире рагы беренче урында булса, быел – сөт бизләре шеше. Соңгы берничә елда туры эчәк, бугаз, тире яман шеше белән авыручылар арткан. Табиблар сүзләренчә, халыкны яман шештән кисәтү биш мәҗбүри кагыйдәдән тора: сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, тынычлык, экологик чиста районнарда яшәү һәм, иң мөһиме, даими диспансеризация үтү. Ул ракны башлангыч стадиясендә ачыклау һәм вакытында дәвалау мөмкинлеге бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100