news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Офицерлар берлегенең тантаналы җыелышы булды

Алабугада Офицерлар берлегенең тантаналы җыелышы булды. Бу оешма район башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән узган елның 4 ноябрендә оештырылды һәм Алабуга муниципаль районы Ветераннар советы составына кертелде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Тантанага җыелучыларны сәламләп, район башлыгы шәһәрдә бүген ике йөздән артык офицер яшәвен, аларның кайберләренең запаста торуын, кайберләренең лаеклы ялда булуын әйтте. Аларның һәммәсе белем һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган, үсеп килүче буынны, Ватаныбызны яклаучыларны тәрбияли алырлык кешеләр.

Рөстәм Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучыларны да игътибарсыз калдырмады, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, ихтирамын белдерде.

Район башлыгы оешма байрагын Офицерлар берлеге рәисе, полковник Анатолий Рябовка һәм Ветераннар советы рәисе Геннадий Багановка тапшырды. «Бүген чыннан да мөһим вакыйга. Бергә җыелып, яшьләр белән эшләү планын уртага салып сөйләшер өчен, бүген безгә махсус урын бүлеп бирделәр. Сафларыбыз киңәя, эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез», − диде Геннадий Баганов.

Әйтергә кирәк, Офицерлар Берлеге эшендә төп юнәлеш булып нәкъ менә үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү тора.

Чара барышында әлеге Берлек эшчәнлегендә актив катнашучыларны — запастагы подполковник Иван Трофимовны, отставкадагы полиция майоры Михаил Красильниковны, хәрби хәрәкәтләр көрәшчесе Владислав Баталовны бүләкләделәр.

Иван Трофимов әйтүенчә, ветераннарның бер өстенлеге бар — алар зирәк һәм яшь буынга тапшырырлык тормыш тәҗрибәсенә ия, ватанпәрвәр булып тумыйлар бит, аларны үстерергә кирәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100