news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Нур» мәчетен төзи башладылар

Яңа мәчет шәһәрнең түбән өлешендә урнашачак.

(Алабуга, 8 август, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада Тойм урамында «Нур» мәчете төзи башладылар. Ул 1990 нчы елларда Алабугада ачылган беренче мәчет урынында урнашачак.

Төзелеш башлар алдыннан, Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Алабуга мөхтәсибәте вәкилләре беренче таш салу гореф-гадәтен башкардылар. Шушы көннәрдә стенасын өя башладылар.

“Нур” мәчете бинасы 1958 елда төзелгән.1991 елда биредә мәчет ачканда, йортны ремонтларга туры килде, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәте. Бина дин вәкилләренә 27 ел хезмәт иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot