news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада наркотик матдә сатучы хатын-кыз тоткарланган

Суд карары буенча бу хатын 8 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелергә тиеш.

(Алабуга, 13 март, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабуга шәһәр суды тарафыннан шәһәрдә яшәүче хатын-кызга карата гаепләү карары чыгарылган. Ул законсыз рәвештә наркотиклар саклау һәм аларны сатарга тырышуда гаепләнә, дип яза "Алабуга нуры" газетасы.

Әфьюнлы матдәләрне ул законсыз рәвештә Казанда сатып алган һәм Алабугага алып кайтып яшергән. Алга таба “Телеграмм” интернет-кушымтадан файдаланып, сатып алучыны тапкан һәм законсыз сату гамәленә керешкән.

Тойма һәм Мәскәү урамнары чатында наркотик матдәнең шактый күләмен сатып алучы ролен үтәүче затка сатарга ниятләгән вакытта, ул наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Кесәсендә шулай ук наркотик матдә табылган.

Суд карары буенча бу хатын 8 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100