Алабугада һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
Анда Татарстаннан барлыгы 20 номинациядә 600дән артык кеше катнашачак.

(Алабуга, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Агымдагы елның 7-11 февралендә Алабугада «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы узачак.бәйгедә катнашу өчен гариза 1 февральгә кадәр кабул ителә.
Анда Татарстаннан барлыгы 20 номинациядә 600дән артык кеше катнашачак. Конкурс өч мәйданчыкта оештырыла: Алабуга политехник көллиятендә, «Прогресс» автомәктәбендә һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасында — «Алабуга — Политех» мәгариф үзәгендә.
Анда предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Һәр номинация буенча предприятиедән бер кеше генә катнаша.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 1 февраленә кадәр konkursalabuga@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Элемтә өчен телефон: 8 (855-57) 4-48-95.