news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада музей кәһвәханәсе ачылган

Заман таләпләренә туры китереп җиһазланган, кунакларга ял итеп, тәмле кәһвә эчеп чыгу мөмкинлеге тудырылган.

Алабугада музей кәһвәханәсе ачылган
alabuganury.ru/

(Алабуга, 24 июнь, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Гөлнур Якупова). Бу атнаның дүшәмбесендә, музей кофейнясы ачылды. Кәһвәханә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең эчке ишегалдында урнашкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тантанага Алабуга район башлыгының урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина һәм КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон чакырылган иде.

Кәһвәханә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең эчке ишегалдында урнашкан. Ачылу тантанасында Зөлфия Сөнгатуллина үзенең котлавын җиткерде.

"Әлеге кәһвәханә башта арт-симпозиумның катнашучылары өчен генә булган булса, хәзер ул Алабуга шәһәрендә яшәүчеләргә һәм барлык кунакларга ачык. Теләгән һәркем тәмле кәһвә эчеп, ял итеп чыга ала", – диде Гөлзада Руденко.

Кәһвәханә дүшәмбедән кала, һәр көнне иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр эшли.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар эчкә узды. Моңа музейда эшләгән һәр кеше үз өлешен керткән. Заман таләпләренә туры китереп җиһазланган, кунакларга ял итеп, тәмле кәһвә эчеп чыгу мөмкинлеге тудырылган.

Озакламый уздырылачак Спас ярминкәсе, җәйге кичләр алдыннан, бу яхшы ял урыны булыр дип ышанып калабыз. Кунакларда әлеге кәһвәханә бары тик күтәренке кәеф, якты хисләр калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot