news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада мохтаҗларны ашату өчен тагын ике павильон барлыкка киләчәк

Алабугада мохтаҗларны ашату өчен тагын ике павильон барлыкка киләчәк
"Алабуга нуры"

Алабугада «Кеше приюты» («Приют человека») мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү пункты актив эшли. Февраль аенда биредә 2491 кеше кайнар аш белән тәэмин ителгән. 2022 елда пункт 21153 порция кайнар ризык тараткан һәм ике кешене эшкә урнаштырган. 

 «Алабуга нуры» «Алабуга» хәйрия фондына сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәзер безнең шәһәр өчен тагын ике павильон әзерләнә. Берсен 4нче микрорайонда, ә икенчесен шәһәрнең аскы өлешендә урнаштырырга ниятлиләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot