news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 14 яшьлек мотоциклчы автобуска бәрелеп үлгән аварияне видеокамера төшереп алган

Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән.

Роликтан күренгәнчә, автобус та, мотоцикл да югары тизлектә хәрәкәт иткән. Яшь мотоциклчы автобусның уң ягына килеп бәрелгән һәм җиргә барып төшкән.

«Татар-информ» агентлыгы Алабугада мотоцикл һәм автобус катнашында авария булуы, 14 яшьлек мотоциклчының гомере өзелүе хакында хәбәр иткән иде. Прокуратура һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100