news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада мөселман яшьләре арасында волейбол турниры җиңүчеләре билгеле

Алабугада мөселман яшьләре арасында волейбол турниры җиңүчеләре билгеле
Фото: Алабуга мөхтәсибәте

Алабуга районының 3 спорт үзәгендә мөселман яшьләре арасында волейбол турниры узды. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр итәләр, дип яза «Алабуга нуры».

Ярышларда Татарстан Республикасының 8 районыннан (Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Аксубай, Чирмешән һәм Алабуга) 11 команда көч сынашты.

Мөселман яшьләрен таныштыру, берләштерү — ярышларның төп максаты, диләр оештыручылар.

Турнирны ябу тантанасында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин катнашты. Җитәкче мондый чараның мөһим булуын һәм киләчәктә дә дәвам итүенә ышаныч белдерде, оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Кызу көрәш нәтиҗәсендә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урында — «Батыр» командасы, 2 урында — «Сарман» командасы, 3 урында — «Алабуга мөхтәсибәте» командасы.

Шулай ук аерым номинацияләр дә бирелде. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100