Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада модельле китапханә ачылды
Алабуга шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә модельле китапханә ачу тантанасы булды. Проект кысаларында бинаның икенче каты «Детский читай-мир» дөньясына әверелде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Матур, якты, оригиналь стеллажлар һәм китап киштәләре биредә интерактив такталар һәм панельләр белән янәшә тора, аларда видео карарга һәм рәсем ясарга мөмкин. Өстәлләрнең берсе артында балалар «Өченче планета сере» китабы буенча эшләнмәләр ясады. Икенче өстәл артында — тимер юл һәм өстәл уеннары белән уйнадылар. Шунда ук зур курчак йорты урнашкан. Кызыксынган кешеләр виртуаль чынбарлык күзлеген киеп, Енисей һәм башка урыннар буенча сәяхәт ясый, яки интерактив глобус әйләндерә алды.
Ә китапларны һәм комиксларны уңайлы гамак-кәнәфиләрдә утырып укырга мөмкин. Сүз уңаеннан, китапханә заманча компьютер технологияләре һәм интерактив сервислар белән тулыланды, моннан тыш, биредә китап фонды да яңарды. 13 нәшрияттан 11 мең яңа мавыктыргыч китап үз укучыларын көтә. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен барлык шартлар тудырылган.
С.Романовский исемендәге әдәби кунакханәдә балалар җирле пейзажларны төшерде. Моның өчен биредә дистәләгән мольберт куелган. Янәшәдә Интеллект-үзәк һәм узган гасыр экспонатлары: язу машинасы, беренче телевизорларның берсе, пленкалы кинокамера, пионер атрибутикасы булган зал урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз