Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада “Мирасны саклаучылар” Бөтенроссия премиясе тапшырылачак
П.А.Столыпин мирасын өйрәнүнең региональ җәмәгать фонды тарафыннан билгеләнгән бүләк мәдәни мирасны саклау эшчәнлеге өчен бирелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Алабуга, 9 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабугада Спас ярминкәсе барган көннәрдә “Мирасны саклаучылар” Бөтенроссия премиясе тапшырылачак, дип яза җирле басма.
П.А.Столыпин мирасын өйрәнүнең региональ җәмәгать фонды тарафыннан билгеләнгән бүләк мәдәни мирасны саклау эшчәнлеге өчен бирелә. Тантанага йөзләгән кунак килүе көтелә.
Спас ярминкәсенә катнашуга декоратив-сәнгать осталарыннан бүгеннән үк дүрт йөзгә якын гариза алынган.
Унынчы юбилей ярминкәсенең яңалыгы булып “Татарстан Республикасы музейлары урамы” һәм Ыруг утарлары Фестивале торачак. Исегезгә төшерәбез, Спас ярминкәсе быел 4-6 августта үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз