news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Минем гаиләм — минем илһамым» конкурсына йомгак ясадылар

Алабугада «Минем гаиләм — минем илһамым» конкурсына йомгак ясадылар
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабугада Халыкара Әниләр көненә багышланган «Минем гаиләм — минем илһамым» икенче муниципаль гаилә иҗаты конкурс-фестивале зур гала-концерт белән тәмамланды. «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгенең уңайлы залында конкурста катнашучылар, ярдәм итү төркемнәре һәм тамашачылар, мәртәбәле кунаклар җыелды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Алып баручы Наталья Прохорова кунакларны җылы сәламләде. Гаиләне саклау, мәхәббәткә тугры калу, гаилә кыйммәтләрен балаларга тапшыру турында Гаилә елында аеруча еш сөйләнде.

Чыгышлар башланганчы әти-әниләргә һәм балаларга Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин, «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге директоры Елена Морозова, «Татарстан - яңа гасыр» Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова котлау сүзләрен җиткерде.

Һәм менә залдан сәхнәгә фестивальдә катнашучылар менә. Бу җиде иҗади гаилә — Гусевлар, Котельниковлар, Камалетдиновлар, Сабитовлар, Сәлаховлар, Черемныхлар, Хәбибуллиннар. Алар һәрберсе җиңүгә өметләнә. «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгенең сәнгать җитәкчесе Гөлназ Сабирова да борчыла, чөнки мондый зур чараларны оештыру — һәрвакыт зур җаваплылык.

Конкурсантлар әзерләнгән мәлдә, алып баручы «Тамашачылар симпатиясе» призына тавыш бирү башлануын игълан итә. Экранда тавыш бирү битенә узу өчен QR-код барлыкка килә. Бүләк — җырчы Евгений Григорьевның Чаллыдагы юбилей концертына ике билет.

Хәбибуллиннар гаиләсе Алабуга тамашачысын үзләренең чыгышлары белән еш сөендерә. 2015 елда алар «Нечкәбил» республика конкурсында призер булганнар, башка гаилә конкурсларында да җиңүләре шактый. Альберт белән Диләрия бу кичне татар телендә җыр башкардылар. «Тамашачылар симпатиясе» призына тавыш бирү нәтиҗәләре буенча нәкъ менә Хәбибуллиннар җиңүче булып танылды, аларга концертка билетлар бүләк ителде.

Конкурста катнашучыларның барысы да иганәчеләрдән бүләкләр һәм призлар алды. «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләрен дә мәдәният идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Ә бәйрәм азагында «Гаилә гимны» яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100