news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика конкурсына йомгак ясадылар

Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика конкурсына йомгак ясадылар
"Алабуга нуры"

И.И. Шишкинның йорт-музеенда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» темасына XIX республика яшь рәссам конкурсына йомгак ясалды.

Конкурска 585 рәсем тәкъдим ителгән. Конкурста Татарстан Республикасының 28 шәһәреннән һәм торак пунктларыннан 42 сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәкләре һәм студияләре катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Жюри тарафыннан Татарстан Республикасының 10 мәктәбеннән һәм 6 шәһәреннән 15 җиңүче билгеләнде: Яр Чаллы шәһәре — 5 призер, Казан шәһәре — 3 призер, Алабуга шәһәре — 3 призер, Менделеевск шәһәре — 2 призер, Лениногорск шәһәре — 1 призер, Буа шәһәре — 1 призер.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot