news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада “Мерседес” тротуарга чыгып ике кешене бәрдергән

Нәтиҗәдә егет шунда ук үлгән, ә кыз авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бу төндә 00.40 сәгатьтә Алабугада булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган.
«Мерседес Бенц Е-220» автомобиленең әлегә ачыкланмаган йөртүчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлек сайламаган һәм сул бордюрга бәрелгән, аннары автомобиль уң якка тротуарга чыккан.
Анда «Мерседес» бу вакытта эскәмиядә утырган 1985 елгы егетне һәм 1983 елгы кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә егет шунда ук үлгән, ә кыз авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Юл һәлакәтендә гаепле машина хуҗасы әлегә табылмаган.
Республикада июньнең 30 көнендә 500 юл-транспорт һәлакәте булган, 58 кеше үлгән, 674 кеше төрде дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Казанда 195 юл-транспорт һәлакәте булган, 16 кеше үлгән, 229ы җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ Юл хәрәкәте иминлеген пропаганлалау бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot