news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада мефедрон җитештерүче нарколаборатория фаш ителгән, аны оештыручы тоткарланган

Татарстанның Алабуга районында яшәүче ир-ат наркотик ясау һәм аның законсыз әйләнешендә шикләнелә.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат лаборатория җиһазларында мефедрон наркотигы һәм аны җитештерү өчен кирәкле матдәләр ясаган.

«Наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе видеосы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100