Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада мәктәп укытучыларының VI Халыкара фестивале үткәрелә
Фестивальдә РФ һәм ТРның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары белем бирү системасы вәкилләре, галимнәр, чит ил белгечләре катнаша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 август, “Татар-информ”). Бүгеннән КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының VI Халыкара фестивале уздырыла. Анда РФ һәм ТРның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары белем бирү системасы вәкилләре, гомум белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнаша. Фестивальнең соңгы көне – 12 август.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, халыкара фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар оештыру, алдынгы педагогик тәҗрибәләрне презентацияләү күздә тотыла. Шулай ук хәзерге заман мәгарифе өлкәсендәге галим-белгечләр укытучыларга лекцияләр укыячак. Моннан тыш, катнашучылар өчен иҗади һәм һөнәри осталык конкурслары, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, күргәзмәләр үткәрелә. Чара кысаларында эчтәлекле мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз