Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада мәктәп укытучыларының халыкара фестивале була
Чара мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алданнан, аның практик юнәлешле мәйданчыгы буларак оештырыла.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале 17-19 августта Алабуга КФУ институты базасында узачак.
Форум катнаш форматта узачак, шул исәптән форумга 400дән артык укытучы киләчәк, шуларның 300е Татарстан вәкилләре. Дистанцион форматта Россия төбәкләренең мәгариф өлкәсе вәкилләре 800-1000 катнашу планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алданнан оештырыла, аның практик юнәлешле мәйданчыгы булып тора, ул Татарстан һәм Россиянең практик укытучыларын алга таба үстерү юллары турында фикер алышырга мөмкинлек бирә.
Форумны оештыручылар булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Идел буе федераль округында Россия мәгариф академиясенең Региональ фәнни үзәге катнашында Казан федераль университеты тора.
Алабугада мәктәп укытучылары фестивале бары тик гамәли укытучыга гына юнәлдерелгән Россия Федерациясендә бердәнбер коммуникация мәйданчыгы булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз