Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Мәктәп укытучыларының беренче фестивале уза
Форумга чыгарыла торган төп тема “Безнең яңа мәктәп” илкүләм белем бирү инициативасы белән бәйле
(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Агымдагы елның 17-19 августында Алабуга шәһәрендә, Укытучы елы һәм педагогларның август киңәшмәсенә багышлаган чаралар кысаларында, Мәктәп укытучыларының беренче фестивале уза. Җлеге форумны үткәрү инициативасы белән ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Алабуга дәүләт педагогика университеты чыккан.
Форумга чыгарыла торган төп тема “Безнең яңа мәктәп” илкүләм белем бирү инициативасы белән бәйле. Фестиваль кысаларында остаханәләр, “Түгәрәк өстәл” утырышлары оештырыла.
Җыенга мәктәп укытучылары, “Ел укытучысы” бәйгесендә, “Мәгариф” илкүләм проектында җиңүчеләр чакырулы. Фестиваль эшендә шулай ук Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы педагоглары, галимнәр, чит ил белгечләре катнаша.
Әлеге фестиваль инновацион педагогика өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, педагогларның профессионализмын күтәрү, уртак фәнни-гамәли проектлар эшләү һәм республика вузлары белән хезмәттәшлекне ныгыту максат итеп куя. Бу хакта Алабуга дәүләт педагогика университеты сайты хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз