Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада мәктәп укучылары, песи баласын пакетка бәйләп, машина юлына куйган
Балалар алга таба нәрсә булыр икән дип, читтән күзәтеп торган.
(Чаллы, 19 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Алабугада мәктәп укучылары песи баласын пакетка бәйләп, машина юлына куйган, диелә «Верность» дәүләтнеке булмаган хуҗасыз хайваннар приюты сәхифәсендә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, 18 апрельдә 9-10 яшьлек балалар Пролетарская урамында песи баласын пакетка бәйләп, машина юлына куйган һәм алга таба нәрсә булыр икән дип, читтән күзәтеп торган.
Әмма песинең гомере бетмәгән икән – машина йөртүчеләрнең берсендә әлеге пакет кызыксыну уяткан. Ул автомобиленнән чыгып пакетка якынрак килгән һәм аның кыймылдавына игътибар иткән. Пакетны чишеп җибәргәч, аннан ике айлык песи баласы килеп чыккан.
Бу вакытта юл аркылы чыгып барган өлкән яшьтәге ханым песи баласын кызганып үзенә алган.
Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның әлеге хәлгә нык ачуы килгән. Алар фикеренчә, бу – ата-аналар һәм педагоглар өчен бик тә хәвефле сигнал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз