Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тормышы тарихын белүчеләр арасында бәйге узды
Чара мәхәллә кешеләре арасында викторина форматында беренче тапкыр үткәрелде.
(Алабуга, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Мәдәният сараенда Алабуга районы мәхәллә кешеләре арасында Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.д пә) тормышы тарихын иң яхшы белүгә бәйге узды. Викторинада шәһәр һәм районның 8 мәчетеннән торган командалар катнашты. Һәр команда 4 кешедән торды.
Викторина ике турда оештырылды, шулай ук капитаннар арасында конкурс үткәрелде. Катнашучылар пәйгамбәр тормышы белән бәйле сорауларга җавап бирергә тиешләр иде. Моннан тыш, конкурсантлар видеоролик-презентация әзерләделәр, кулинария сәләтләрен күрсәттеләр һәм Коръәннән өзекләр укыдылар.
«Мондый форматта очрашу бездә беренче тапкыр уза. Бу мәхәллә кешеләре арасында үзенчәлекле мәҗлес. Чараның максаты - мәхәллә кешеләренең дин турындагы белемнәрен баету һәм яңарту, бер–берсе белән аралашу, тәҗрибә һәм белем алмашу», - дип билгеләп үтте Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Конкурста беренче урынны Яңа Юраш авылы мәчете командасы алды, икенче урынны — Әлмәт авылы мәхәлләсе кешеләре, өченче урында — Алабуга җәмигъ мәчете командасы булды. Тамашачылар арасында аерым викторина үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз