news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Новая Кама"). Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов исеменә шәһәр кешеләреннән коллектив мөрәҗәгать килгән. Алар муниципаль мунча төзү турында сорый.

"Новая Кама" газетасы районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына комментарий сорап мөрәҗәгать иткән.

Палата хәбәр иткәнчә, 2016 елда Пролетарская урамындагы җир участогы “көнкүреш хезмәте күрсәтү объекты (мунча) өчен” юридик затка аренда хокукында ачык аукцион аша тапшырылган.

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан. Хәзерге вакытта әлеге инженерлык челтәрләрен кирәкле участоктан читкә чыгару буенча эшләр бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot