news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада мәгариф хезмәткәрләре тугызынчы тапкыр зур фестивальгә җыела

Быелгы очрашу "Россиянең цифрлы технологияләр буыны" темасына уздырыла.

Алабугада мәгариф хезмәткәрләре тугызынчы тапкыр зур фестивальгә җыела
mon.tatarstan.ru

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Алабугада гомуми белем бирү системасы укытучылары тугызынчы тапкыр Фестивальгә җыела. Быелгы очрашу "Россиянең цифрлы технологияләр буыны" темасына уздырыла. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

  • Укытучылар 15-17 августта Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында җыелып фикер алышачак. 

Фестивальдә Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы педагоглары, урта һәм югары белем бирү системасында эшләүче укытучылардан вәкилләр, Россия һәм чил ил югары уку йортлары галимнәре, белем бирү өлкәсендә эшләүче экспертлар катнаша. Чит илләрдән - 6, Россиядән 35 модератор катнашыр, дип көтелә.  

Мәгариф хезмәткәрләре төрле илләрдә укыту системаларында кулланыла торган нәтиҗәле метод һәм алымнар белән таныша, гамәли осталык дәресләрендә үзләренең белем-осталыкларын күтәрә алачак, диелә министрлык алхәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100