news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада мөфти «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсен ачты

Күргәзмәгә килүчеләр VII гасыр ахырыннан алып безнең көннәргә кадәр Коръәннең язылышы ничек үзгәргәнен күрә ала.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында сирәк коллекцияләр галереясында ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә Татарстанда игълан ителгән елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнүгә багышланган.

Күргәзмә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм кулъязма китаплар реставраторы Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекцияләреннән тора. Алабугада мондый күргәзмә беренче тапкыр тәкъдим ителгән.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин музей-тыюлыкка төрле гасырлардагы Коръәннең утыз факсимиль һәм басма китапларын ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән, «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтләрен, шулай ук изге Китапның тулы тексты язылган зур кәгазь битен тапшырды. Моннан тыш, Камил хәзрәт үз коллекциясенең кайбер нөсхәләрен Елабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларына тапшырды. Бу турыда нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициягә Дамир Әхмәтгалиев киҗе- мамык биттә һәм тиредә хиҗази һәм куфи язуы белән язган Коръән битләре (репликалары) кергән. Коръәннең төп нөсхәсе язылган битләр Андалусия (Испания), Төньяк һәм Үзәк Африка (Мисыр, Гыйрак, Иран, Сирия), Урта Азия, Һиндстан, Кытай, Малай ярымутравының, Россиянең (Дагыстан) төрле музей җыеннарында һәм шәхси коллекцияләрендә урнашкан. Күргәзмәгә килүчеләр VII гасыр ахырыннан алып безнең көннәргә кадәр Коръәннең язылышы ничек үзгәргәнен күрә ала.

«Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе 6 ай дәвамында эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot