news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк

Ул 4нче микрорайонда Тынычлык проспекты һәм Мәрҗани урамы киселешендә урнашачак.

(Алабуга, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мәдәни үсеш үзәге төзү планлаштырыла. Ул 4 нче микрорайонда Тынычлык проспекты һәм Мәрҗани урамы киселешендә урнашачак. Бу хакта Алабуга районы башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр дип яза район газетасы.

Мәдәни үсеш үзәгендә касса һәм гардероблар белән вестибюль-фойе, 197 урынга исәпләнгән тамаша залы, 48 урынга исәпләнгән кафе һәм бию-гимнастика залы урнашачак.

Мәдәни үзәк бинасында шулай ук эстетик, сәнгать һәм музыка юнәлешле сәнгать мәктәбе булачак. Үзәк заманча җиһазлар, экраннар, музыкаль инструментлар белән җиһазландырылачак һәм мәдәни җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Россиядә барлыгы 8 мәдәни үзәк төзү планлаштырыла. Татарстанда «Мәдәният» милли проекты кысаларында шундый ике үзәк төзеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot