news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада "Җәлил укулары" бәйгесенең муниципаль турында сиксән бала катнашкан

Шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр.

Алабугада "Җәлил укулары" бәйгесенең муниципаль турында сиксән бала катнашкан
tatar-congress.org

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ").  8 нче ноябрьдә Алабуга шәһәренең 2нче урта мәктәбендә "Җәлил укулары" бәйгесенең муниципаль туры узды. Бәйгедә төрле яшьтәге 80 бала катнашты. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" хәбәр итә.

Әлеге бәйге 7 номинация буенча оештырылды. Алар – "М.Җәлил татар телендә", "М.Җәлил рус телендә", "М.Җәлил дөнья халыклары телендә", "Фронтовиклар татар телендә", "Фронтовиклар рус телендә", "Фронтовик язучылар әсәрләрен күмәк башкару", "Яшь җәлилчеләр".

Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.

Бәйгедә катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре булу да сөендерә. Димәк, Муса Җәлил иҗатының аларга да тәэсире зур. Шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр.

Муниципаль этап җиңүчеләренең эшләре 20 декабрьгә кадәр зона Оештыру комитетына җибәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100