news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Кыш бабай резиденциясе эшли башлады

Алабугада Кыш бабай резиденциясе эшли башлады
"Алабуга нуры"

Алабугада Кыш Бабай резиденциясе эшли башлады. Ул Гуляй паркының күзәтү мәйданы астында урнашачак.

Теләге булган һәркем резиденциягә килеп, Кыш бабайга шигырь сөйли һәм аның белән фотога төшә ала. Әти-әниләр бүләк сатып алып, аны резиденциядә тапшыруны оештыра ала. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Резиденция 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр эшләячәк. Ул 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot