news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Кыш бабай резиденциясе эшләвен дәвам итә

Алабугада Кыш бабай резиденциясе эшли. Ул Гуляй паркының күзәтү мәйданы астында урнашкан.

Теләге булган һәр кеше резиденциягә килеп, Кыш бабайга шигырь сөйли һәм аның белән фотога төшә ала. Әти-әниләр бүләк сатып алып, аны резиденциядә тапшыруны оештыра. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Резиденция 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100