news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада котельныйда авария аркасында 50 меңгә якын кеше җылылыксыз калган

Аварияне төзәтеп бетерү өчен 34 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Алабугада котельныйдагы авария аркасында 50 меңгә якын кеше яши торган йортларда җылылык беткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 14.15 сәгатьтә Алабуганың үзәк котельныенда авария турында хәбәр килгән. Шуннан соң, котельныйда эш тукталгач, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең илле меңгә якын өлеше җылылыксыз калган.

Аварияне төзәтеп бетерүгә 34 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot