Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада коронавируска каршы массакүләм вакцинация дәвам итә
Бүгенге көндә 1400 кеше прививка ясатуга чиратта тора.
(Алабуга, 12 февраль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада бүгенге көндә 165 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Бу хакта «Алабуга 24» телекомпаниясе үткәргән туры эфирда район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин хәбәр итте.
«Кичә Covid-19дан тагын 120 алабугалы прививка ясатты. 700 кеше прививка ясатырга чиратта язылган. Шулай ук оешмалардан коллектив гаризалар да бирелде. Исемлектә шулай ук 700 кеше бар. Шулай итеп, көтү битендә прививка ясарга теләүчеләрнең гомуми саны — 1400 кеше. Көнгә 120 кешегә прививка ясарга планлаштырабыз», — дип сөйләде табиб-эпидемиолог.
Азат Гайсин сүзләренчә, вакцина дозасының яңа партиясе киләсе атнада кайтыр дип көтелә. Барлыгы өч йөзгә якын доза килергә тиеш.
Бу атнада Алабуга районына 830 доза «Спутник V» вакцинасы кайтты.
Алабугада прививка ясатырга теләүчеләр 4-41-28 телефоны буенча языла ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз