news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада корбан сарыгы бәясе 6 мең сум тәшкил итә

Шәһәрдә Корбан бәйрәменә әзерләнәләр

 (Алабуга, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Алабугада мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе - 12 сентябрьдә узачак Корбан бәйрәменә әзерлек бара. Бу көнне корбан чалу йоласы үтәлергә тиеш. Алабугада корбан сарыгы бәясе 6 мең сум тәшкил итә дип яза «Новая Кама».

Корбан бәйрәме иртәнге 6дан вәгазь укудан башланачак.

Бу көнне корбан чалу өчен махсус "Җәмигъ" мәчете территориясе билгеләнгән. Мөселманнарга корбан салу өчен мәчет территориясендә барлык уңайлыклар да тудырылачак.
Басма мәгълүматларына караганда, корбан чалу өчен 80 алабугалы заявка биргән. Бер сарыкның бәясе 6 мең сум чамасы дип белдерде Алабуга һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов. Сугым хезмәте 500 сумга төшәчәк. Узган ел 120 сарык корбан ителгән.

Искәртеп үтик: корбан терлеге итен шәригать кануннары буенча өч өлешкә бүлү мәслихәт: бер өлешен аз керемле кешеләргә өләшәләр, икенчесе дусларны, күршеләрне һәм туганнарны сыйлау өчен, өченчесе - меөселманның үзенә. Корбан ите белән башка диндәге кешеләрне дә сыйларга мөмкин. Корбан чалу йоласын өч көндә башкару зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100