news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Корбан гаете көнне гаилә бәйрәме оештырылачак

Алабугада Корбан гаете көнне гаилә бәйрәме оештырылачак
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабуга районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов Алабуга шәһәре һәм районы мәчетләрендә шушы зур бәйрәмгә әзерлек эшләре башланып китүе турында сөйләде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Җәмигъ мәчетендә, елдагыча, алабугалылар өчен корбан чалу урынын, бөтен шартларга туры китереп, корбанлык сарыкларны әзерлиләр. Корбан чалуга язылу бер ай кала башланып китте, ул 14 июньгә кадәр давам итә. Бүгенгесе көндә чиратка 50ләп кеше язылган. Корбан чалу да нәкъ менә шушы чират буенча алып барыла. Бер сыер — җиде кеше исеменнән чалына.

Корбан гаете хөрмәтенә, «Гуляй-парк» та мөселман алабугалылар өчен гаилә бәйрәме оештырылачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.

«Барлык алабугалыларны, кечеләрне һәм өлкәннәрне көтеп калабыз! Бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын!» — дип өстәде Хәлим хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100