news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Корбан бәйрәменә 150гә якын корбан чалганнар

Корбан чалу йоласы Җәмигъ мәчете территориясендә булган.

(Алабуга, 11 август, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Алабуга һәм Алабуга районының барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазы узды. Алабуганың Җәмигъ мәчетендә барлык мөселманнарны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов котлады. Барлык гаиләләргә тынычлык, иминлек һәм муллык теләде.

Алабугада яшәүчеләр шәһәрнең төп мәчетендә бәйрәм намазына иртәнге бишенче яртыда җыелдылар. «Корбан бәйрәме - рухи тантананы һәм әхлакый чисталыкны символлаштыра торган төп мөселман бәйрәмнәренең берсе. Ул безне өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, балаларны игелек һәм иминлек рухында тәрбияләргә өйрәтә», - дип мөрәҗәгать итте дин тотучыларга Ленар Нургаянов.

Җәмигъ мәчетенә барлыгы 600гә якын мөселман килде. Алар арасында гаиләләре белән килгән яшь алабугалылар да бар иде. Бәйрәм вәгазен Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов укыды.

«Бүген мәчеттә бик күп дин тотучылар, бәйрәм намазы бик иртә башлануга һәм яңгыр явуга карамастан, кешеләр бәйрәм намазына килделәр.  Бүген мәчет территориясендә корбан чалу йоласы узды, шулай ук Корбан гаетендә кунаклар чакырырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, бер-берсенә бүләкләр бирергә кирәк. Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләребезне кабул итсен. Барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлыйм!"- диде Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Корбан чалу Җәмигъ мәчете территориясендә махсус билгеләнгән урында үткәрелде. Бу шәһәрдә борынгы йоланы үткәрү рөхсәт ителгән бердәнбер мәчет. Анда барлыгы 150 кеше корбан чалган, ә кайбер шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр үз ишегалларында корбан чалган.

Район мөхтәсибәте мәгълүматларына караганда, быел бер терлекнең бәясе 7 мең сум һәм аннан да югарырак. Алабугада Корбан бәйрәме Җәмигъ мәчете территориясендә гаилә бәйрәме белән дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100