news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада көрәш буенча Татарстан чемпионаты башланды

Алабугада көрәш буенча Татарстан чемпионаты башланды
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Алабуга шәһәренең Җиңел атлетика манежында көрәш буенча Татарстан чемпионаты башланды. Республика беренчелегендә 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак булган үлчәү авырлыкларында 300ләп көрәшче бил алыша.

Чемпионатның ачылыш тантанасында Татарстан республикасы дәүләт Советы рәисе урынбасары, Көрәш федерациясе президиумының мактаулы рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Без бүген республикада көрәш елын башлап җибәрәбез. Республикабыз спорт иле, спорт төбәге, алар арасында милли көрәшебез белән шөгыльләнүчеләр дә бик күп. Бу бик мөһим, келәмгә чыккан һәрбер ир-егетне ихлас котлыйм», – диде ул көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин барлык оештыручыларга, Алабуга шәһәре җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Бик матур оештырганнар, район җитәкчелегенә, спорт министрлыгына зур рәхмәт белдерәм. Берничә ел элек Марат Әхмәтов татар көрәшен татар егетләренең көндәлек шөгыленә әверелдерергә дигән максат куйган иде, Аллаһка шөкер, әлеге максатка ирешә барабыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш буенча Татарстан чемпионатының ни өчен Алабуга шәһәрендә узуын ассызыклап узды.

«Соңгы елларда Алабуга шәһәре спорт юнәлешендә бик каты алга китте. Сезгә исә келәмдә матур көрәш күрсәтүегезне телим, көчлеләр җиңү яуласын. Киләчәктә дә Татарстан дип горурланып яшәргә насыйп булсын», – диде ул.

Ярышларның баш хөкемдары итеп танылган тренер Айрат Миңнегалиев билгеләнгән.

Турнирның беренче көнендә беренчел әйләнешләр, икенче көнендә ярымфинал һәм финал ярышлары көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot