news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештырачаклар

Күргәзмә 19 февральдә ачылыр дип көтелә.

Алабугада Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештырачаклар
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтияте белән бергәлектә Алабуга шәһәрендә Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештырырга планлаштыралар.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында планлаштырыла. Күргәзмә 19 февральдә ачылыр дип көтелә.

Күргәзмәнең төп өлешен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы рәссам-реставратор булып эшләүче Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекциясе тәшкил итәчәк. Ул 1990 еллардан борынгы Коръән битләрен җыю, туплау, саклау, күчереп язу белән мәшгуль. Бүгенге көндә аның тырышлыгы белән 52 экспонат булдырылган. Дамир Әхмәтгалиев күчереп язган Коръән битләренең VII гасырдан бирле сакланып килгән оригиналлары Испания, Мисыр, Гыйрак, Иран, Сүрия һ.б. музейларында саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100