news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Коръән битләре» дигән күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә XI йөздә пергаментта эшләнгән дүрт уникаль Коръән бите аерым урынны били.

(Алабуга, 8 март, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). «Коръән битләре» дигән күргәзмә - Алабуга музей-тыюлыгы һәм Уфаның «Ихтимам» Мөселман халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау үзәгенең уртак проекты. Икенче экспозициядә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккашның гарәп графикасындагы каллиграфиясе тәкъдим ителде.

Беренче күргәзмәдә XVIII-XIX йөзләрдә кулдан язылган Коръән битләре, шәмаилләр, Татарстан Президентының гаилә туграсы һәм башка күп кенә кызыклы экспонатлар белән танышырга мөмкин. Биредә XI йөздә пергаментта эшләнгән дүрт уникаль Коръән бите аерым урынны били.

«Боларның барысы да – халкыбызның зур казанышы. Әлеге экспонатларның уникальлеген Алабугада яшәүчеләр генә түгел, башка шәһәрләрдән килгән кунаклар һәм туристлар да югары бәяләр дип өметләнәм», - диде күргәзмә ачылышында Алабуга музей-тыюлыгы директоры Гөлзадә Руденко.

Коръәннең кулъязма вариантлары күчереп язучы Дамир Әхмәтгалиев тарафыннан эшләнгән. Ул Николай Ильнинцкий белән беренче тапкыр үз экспозициясен тәкъдим итә. Әлеге экспозицияне шәмаилләр һәм дәрвиш киеме тулыландыра. Биредә шулай ук Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның гаилә тугралары белән дә танышырга мөмкин.

Икенче күргәзмәдә Нәҗип Нәккашның гарәп графикасындагы каллиграфиясе тәкъдим ителә. Экспозициядә гарәп язуы гына түгел, Кол Гали, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек шагыйрьләрнең текстлары да урын алган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100