news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада компьютер томографиясенә керү урынында янкорма төзиләр

Төзелеш эшләрендә «Алабуга» икътисади зонасы ярдәм күрсәтә.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга үзәк район хастаханәсенең компьютер томографиясе бүлмәсенә керү урынында янкорма төзергә планлаштыралар. Бу хакта район газетасы яза.

Компьютер томографиясен үтәргә теләүчеләрнең артуы һәм кешеләр арасында социаль дистанция саклауның мөһимлеген истә тотып, өстәмә пристрой төзүнең кирәклеге турында карар кабул ителде. 

Район хастахнәсендә хәбәр итүләренчә, бина җылытылачак. Төзелеш эшләренең хәйриячесе — «Алабуга» икътисади зонасы.

Моннан тыш, икътисади зона стационарга махсус хезмәткәрләр өчен керә торган урынны да яңартачак. Монда ишек алыштырылачак, магнит йозак һәм пандус куелачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot