news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада комиссия утырышында нарковәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр

Шәһәрнең уку йортлары студентлары белән профилактика максатыннан зур эш башкарыла.

Алабугада комиссия утырышында нарковәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр
alabuganury.ru/news/җәmgyiyat/z-yulyny-dres-sayla

(Алабуга, 31 март, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Эльвира Вәлиева). Алабуга муниципаль районы Советының кече залында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Утырышның көн тәртибенә район территориясендә нарковәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләр куелган иде. Бу көнне наркотиклар саклау һәм тарату белән бәйле җинаятьләр буенча саннар әйтелде, үзгәрешләр тәкъдим ителде.

Район территориясендә нарковәзгыять турында доклад белән Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Михаил Умнов чыгыш ясады, ул 2018 елда Алабуга районында 113 наркоҗинаять теркәлгән, дип сөйләде.

Законсыз әйләнештән 12,5 килограмм наркотик алынган. Шәһәрнең уку йортлары студентлары белән профилактика максатыннан зур эш башкарыла. Шул рәвешле, узган елда 69 кинолекторий һәм әңгәмә үткәрелгән, прокуратура хезмәткәрләре һәм наркологлар катнашында ата-аналар җыелышлары уздырылган.

Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, балигъ булмаганнар тарафыннан наркотиклар һәм алкоголь куллануны профилактикалау эшенә, шулай ук җәйге чорда мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Шулай ук наркотикларга каршы комиссиядә 2018 елда шәһәр наркология диспансерында исәптә торган 21 кешенең, прокуратура карары нигезендә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе турында хәбәр ителде. Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар кулланган килеш руль артына утырган 5 машина йөртүче ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100