Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада Китап музее – фәнни уку залы ачылды
Хәзерге вакытта КФУның Алабуга институты фондында ярты миллионга якын китап саклана.
(Алабуга, 16 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). КФУның Алабуга институтында Китап музее – фәнни уку залы ачылды. Чара Лев Толстойның юбилеена һәм уку йортына нигез салынуга 120 ел тулуга багышланган. Бу турыда институтның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу - интернет, мәгълүматны электрон рәвештә саклау мөмкинлекләре булган заманча уку залы. Моннан тыш, КФУның Н. И. Лобочевский исемендәге фәнни электрон китапханәсе белән дә кулланып була. Залда студентлар гына түгел, мәктәп укучылары һәм Алабуга халкы да шөгыльләнә ала.
Уку йортының китаплар тупланмасы зур. Монда 500 мең том саклана, алар арасындагы 1 мең китап – ХVIII гасырның сирәк басмалары. Фондта епархиаль училище чиркәве китабыннан “Часослов” һәм 1751 елгы Библия китабы бар. Шулай ук гарәп графикасында язылган XIX гасырның кулъязма китаплары: “Суфи шигырьләре”, “Ифтар” бар.
Ачылу вакытындаГавриил Державинның 275 еллыгына һәм Лев Толстойның 190 еллыгына багышланган экспозиция белән танышу мөмкин иде. Аларның әсәрләре үзләре исән вакытта чыкан басмалардан укылды.
Китап музее ачылышында, КФУның Алабуга инсититуты директоры Елена Мерзон уку йортының мәгариф проекты китап яратучыларны тартып торучы үзәк булыр дип өметләнүен әйтте. “Китап – төп белем чишмәсе, ул безне гомер буена озата бара. Без проект турында сүз башлагач, аның күп дуслары, фикердәшләре, ярдәмечләре барлыка килде һәм бу бик күңелле. Проект “Китап музее” исемен алды, шул ук вакытта аның төп юнәлеше – фәнни уку залы икәнен аңлау мөһим”, - дип сөйләде Елена Мерзон.
Проект башлану белән студентларны һәм мәктәп укучыларын Алабуга муниципаль районы башлыгы исеменнән, башкарма комитет җитәкчесе Ринат Хәйруллин тәбрикләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз