news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада катнаш көрәш буенча төбәкара турнир була

Шимбә, 22 июльдә, Алабугада Җиңел атлетика манежында «Volga Fighting» һәвәскәрләр лигасы кысаларында катнаш көрәш буенча төбәкара турнир (MMA) уза. Алабугага Татарстан һәм якын төбәкләрдән спортчылар килә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Турнирның төп тамашасы: Алабуга һәм Туймазы шәһәрләреннән ике спортчының очрашуы. Алабуга данын көрәшче Әхмәд «ТИГР» Ятимов яклаячак. Аның профессиональ аренада көрәшү тәҗрибәсе, 1-0-0 рекорды бар һәм ул җиңү сериясен дәвам итәргә ниятли. Аренада ул Туймазы спортчысы Андрей Константинов белән очраша.

Катнаш көрәш - спортның бер төре, анда көрәшчеләр тулы контактлы көрәшләрдә катнаша, бокс, кикбоксинг, каратэ, муай-тай, джиу джитсу, көрәш һәм башка сугыш сәнгатьләре техникасын кулланалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot