news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада кар чистарту техникасының әзерлеген бәяләделәр

Алабугада кар чистарту техникасының әзерлеген бәяләделәр
"Алабуга нуры"

«Алабуга муниципаль районытТөзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» предприятиесе территориясендә смотр узды. Чараның төп максаты — юл чистарту машиналарының һәм механизмнарның кышкы сезонга әзерлеген тикшерү. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

— Техниканы карау нәтиҗәләре буенча, Алабуга районы һәм, аерым алганда, Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе кышкы чорга әзер дип ышанып әйтергә була. Машиналарга техник хезмәт күрсәтү үткәрелде, май һәм комплектлау детальләре алыштырылды, яңа кышкы резина куелды, − дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.

Бүген предприятие паркында шәһәрне кардан һәм боздан чистартуга җәлеп ителәчәк 24 берәмлек техника бар. «КамАЗлар» һәм тракторларга кирәкле асылмалы җиһазлар куелган. Шулай ук мини-тракторлар бар, алар ярдәмендә шәһәр паркларында һәм скверларында, тротуарларда кар чистартылачак.

Аларда инде 18 хезмәткәр эшләргә әзер, якын арада штатны тулыландыру көтелә.

«300 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнде. Бу күләм әлегә җитәрлек, алга таба тагын сатып алу планлаштырыла», − дип уртаклашты Андрей Томилин.

Ул билгеләп үткәнчә, берничә атна элек идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең дә кышка әзерлеге тикшерелгән. Алар шулай ук әзер. Кирәкле җиһазлар да, эшчеләр дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100