news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада күптелле белем бирү мәктәбен ачу 2020 елның августына планлаштырылган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шишкин ватанында традицион август педсоветы үткәрү идеясен хуплады.

Алабугада күптелле белем бирү мәктәбен ачу 2020 елның августына планлаштырылган
Султан Исхаков

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева ). Алабугада күптелле белем бирү мәктәбе киләсе елда укытучыларның август киңәшмәсендә тәкъдим ителергә мөмкин. Бу хакта Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Без төзелешне июль аенда төгәлләргә һәм яңа объектны август киңәшмәсендә күрсәтергә планлаштырабыз», - диде Рөстәм Нуриев. Аның фикеренчә, Татарстанда күптелле белем бирү комплекслары төзү - «бик кирәкле программа».

Алабуга районының төп өстенлекләренең берсе яхшы белем бирү булып тора. Шуңа хакимият башлыгы вазифаларын башкаручы Татарстан хакимиятенә 2020 елның август педсоветын Алабугада үткәрү идеясе белән мөрәҗәгать итте.

2022 елда Татарстанда алты күптелле белем бирү комплексы ачылачак. Анда рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачаклар. Яңа белем бирү учреждениеләре челтәрен Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга колачларга тиеш. Проектны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев алып бара.

  • Рөстәм Нуриев белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укырга була. Видеоверсияне «Татар-информ»ның YouTube каналында карарга мөмкин.
  • Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100