news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада күптелле белем бирү комплексы графиктан алда төзелә

Минтимер Шәймиев күптелле белем бирү комплекслары төзелеше буенча киңәшмә уздырды.

Алабугада күптелле белем бирү комплексы графиктан алда төзелә
tatarstan.ru

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Алабугада «Адымнар – Алабуга» күптелле белем бирү мәктәбе графиктан алда төзелә. Шул турыда Татарстанда күптелле белем бирү комплексларын төзү буенча киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремлендә «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәне «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үткәрде.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, күптелле белем бирү мәктәпләрен проектлау һәм төзү эшләре расланган план нигезендә алып барыла. Татарстанда барлыгы алты күптелле белем бирү комплексын төзү күздә тотыла.

Алабугада күптелле белем бирү комплексы «Адымнар – Алабуга» мәктәбеннән һәм өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән торачак, диде Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев. Хәзерге вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, КФУның Алабуга институты һәм Алабуга районы башкарма комитеты бергәләп күптелле белем бирү комплексында эшләү өчен педагогларны сайлап алалар, дип өстәде ул.

Киңәшмәдә катнашучылар Алабугада гомуми эш барышыннан һәм проектны тормышка ашырудан тыш, «күптелле белем бирү комплексларының шәһәр яны үзәкләрен булдыру буенча да фикер алыштылар», - диделәр Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Алабугада күптелле белем бирү комплексының бер өлеше булачак 40нчы «Йолдызлык» балалар бакчасы ачылуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100