news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада күнегүләр үткәрү өчен яңа стадион төзеләчәк

Аның ачылышы Алабуганың Үзәк стадионын рәсми ярышлар үткәрү өчен бушатырга мөмкинлек бирәчәк

(Казан, 1 декабрь, “Татар–информ”). “Россия Федерациясендә 2006–2015 елларга исәпләнгән спортны һәм физик культураны үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында декабрь аенда Алабугада күнегүләр үткәрү өчен яңа стдион файдалануга тапшырылачак.
Федераль максатчан программа халыкның барлык категорияләренең физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүдә ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен өлешләп финанслау нигезендә федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары хисабына мең спорт үзәге төзүне күздә тота. Күнегүләр үткәрү стадионын ачу Алабуганың Үзәк стадионын рәсми ярышлар үткәрү өчен бушатырга мөмкинлек бирәчәк, спортчыларга өйрәнү–күнегүләр үткәрү процессын тагын да сыйфатлырак итеп башкару өчен шартлар тудырачак, стадионда халыкның барлык катламнары футбол уйный алачак. Хәзерге вакытта узыш сукмагын боз белән катыру эшләре алып барыла, спорт кирәк–яраклары сатып алына, дип хәбәр итә РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Татарстан Республикасындагы төбәк матбугат үзәге.
“Стадион төзелеше спортчыларга, шәһәр халкына үзләренең спорт осталыгын арттырырга, сәламәтлекләрен яхшыртырга, күп кенә спорт ярышлары һәм мәдәни–күңел ачу чараларының шаһитлары булырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип ассызыклады шәһәрнең яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Р.Әдиуллин.
2010 елда Алабугада Бөтенроссия авыл уеннары үткәрелүгә бәйле рәвештә шәһәрдә спорт һәм физик культураның популярлыгы тагын да артты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100