news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада кәләшләр парады оештырылды

Анда 26 гүзәл катнашты.

 (Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Алабуга шәһәрендә моннан берничә ай элек әзерләнә башлаган Кәләшләр парады, ниһаять, узган ял көнне үткәрелде. Төбәкнең иң чибәрләре, иң тәвәккәлләре, иң җитезләре, гомумән, “иң-иңнәре” шәһәр мәдәният сараена килде. Биредә кәләшләр төрле бәйгеләрдә катнашты, бию флэшмобында сәләтен күрсәтте, призлар һәм бүләкләр алды, диелә Алабуганың elabugacity.ru җирле үзидарәләр органнары сайты.

Аерым алганда, конкурста кәләшләргә үзләренең тормыш иптәшләренә галстук бәйләргә туры килде. 

Кәләшләр парадында 26 алабугалы хатын-кыз катнашты. Бу көнне алар шәһәр урамнары буйлап үтте, Боз сараенда тимераякта шуды, Александр паркына барды, матур теләкләр белән, һавага шарлар очырды, ак лимузинда йөрде, шулай ук төрле конкурсларда катнашты. Мисалга, кәләшләр йөгерүе оештырылды, бу төр ярышта кызлар кияү тотарга тиеш иде. Гомумән, парадта катнашучылар һәм аларны тамаша кылучылар өчен истә калырлык күңелле мәдәни чара булып чыкты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100